news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда картлар йортында янгында 11 кеше һәлак булган

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

Башкортстанда картлар йортында янгында 11 кеше һәлак булган

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда урнашкан картлар йортында янгын вакытында 11 кеше үлгән. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Янгын бүген иртәнге өчләр тирәсендә Ишбулды авылында була. Янгын сүндерүчеләр килгәндә агач бинаның чормасын тулысынча ут чолган алган инде.

Янгынны иртәнге алтылар тирәсендә сүндереп бетерәләр. Дүрт кеше чыгып котыла алган, унбер кеше һәлак булган. Җинаять эше ачылган. Урында тикшерүчеләр һәм полиция эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot