news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле

Хушлашу мәрасиме 11.00 сәгатьтә Уфа шәһәренең көньяк зиратының саубуллашу залында узачак.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 15 октябрьдә Уфада виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов белән хушлашачаклар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Хушлашу мәрасиме 11.00 сәгатьтә Уфа шәһәренең көньяк зиратының саубуллашу залында узачак, диелгән хәбәрдә

Танылган баянчы Айнур Фатыйховның вафат булуы 13 октябь көнне билгеле булды. Аңа 37 яшь булган. Айнур Фатыйхов татар һәм башкорт эстрадасының күренекле музыканты, күренекле виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның улы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot