news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Виртуоз баянчы Айнур Фатыйхов вафат

Айнур Фатыйхов татар һәм башкорт эстрадасының күренекле музыканты, күренекле виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның улы.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Танылган баянчы Айнур Фатыйхов вафат. Айнур Фатыйховның гомере фаҗигале өзелгән. Аңа 37 яшь булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Музыкантның үлемен Башкортстан Мәдәният министрлыгы раслады. Хәзерге вакытта үлем сәбәпләре ачыклана. Фатыйховлар гаиләсе хастаханәдә дәвалана», — дип яза «Башинформ».

Коллегалары хәбәр итүенчә, Башкортстанда Республика көне алдыннан Айнур Ришат Төхвәтуллин белән бергә чыгыш ясаган булган.

Айнур Фатыйхов татар һәм башкорт эстрадасының күренекле музыканты, күренекле виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйховның улы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot