news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушты

Зыян күрүчеләрнең бер өлешен санитар авиация белән Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов Башкортстандагы авариядә зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кушты
соцсети

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстан табиблары Башкортстанда һәлакәткә юлыккан автобуста зыян күрүчеләрнең барысына да тиешле ярдәм күрсәтәчәк. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов вазгыятьне шәхси контроленә алды. Аның тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күрүчеләргә ярдәм итү һәм аларны Татарстанның дәвалау учреждениеләренә китерү өчен тиешле йөкләмәләр бирелде. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген транспортта илтү рөхсәт ителгән барлык зыян күрүчеләрне дә Татарстан хастаханәләренә китерәчәкләр. Кирәк булган очракта, ТР Президенты йөкләмәсе белән бу эшкә санитар авиация дә җәлеп ителәчәк», – диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов барлык зыян күрүчеләргә дә оператив ярдәм иткәннәре өчен Башкортстандагы коллегаларына рәхмәт белдергән. Шул хактагы телеграмма Башкортстан Башлыгы адресына юлланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot