420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Көнчыгышны өйрәнү институтының беренче директоры, күренекле тюрколог Җәмил Зәйнуллин иртәгә җирләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан федераль университетының матбугат үзәге хәбәр итте.
«Җәмил Зәйнуллинның васыяте буенча, рәсми хушлашу мәрасиме үткәрелмәячәк», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Искәртеп үтик, Җәмил Зәйнуллин озак вакытка сузылган каты авырудан соң вафат булды.