news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә эшмәкәр Деданинны үтерүчегә хөкем карары чыгардылар

Хөкем ителүчегә соңгы сүз белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде, әмма ул әйтер сүзе булмавын белдерде.

Бөгелмәдә эшмәкәр Деданинны үтерүчегә хөкем карары чыгардылар
Наталья Панина

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Бөгелмә судында эшмәкәр Евгений Деданинны үтерүчегә карата хөкем карары чыгарылды.

Араик Мирзоянга соңгы сүз белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Ул торып баскач, әйтер сүзем юк, диде. Шуннан соң хөкемдар киңәшмә бүлмәсенә китә. Агентлык хәбәрчесе сүзләренә караганда, хөкем ителүче үзен битараф тота. 

Суд Мирзоянны 12 елга катгый режимлы колониягә һәм 200 мең сум күләмендә штрафка тарткан.

«Татар-информ» элек Бөгелмәдә бизнесмен Деданинны үтерү турындагы эш буенча суд башлануын хәбәр иткән иде. Араик Мирзоянны кеше үтерүдә, шулай ук корал әзерләүдә һәм саклауда гаеплиләр. Үз гаебен ул кире какмый.

Тоткарланган ир-ат үз гамәлләрен дуслары өчен үч алу теләге белән аңлаткан - ике ел элек Деданин үз йортына бәреп кергән талаучыларны үтергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100