news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданин үтергән караклар аны бер ай күзәтеп йөргән

Полиция хезмәткәрләре версиясе буенча, җинаятьчеләрне эшмәкәр өенә алып килгән кеше машинада утырып торган һәм исән калган.

Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданин үтергән караклар аны бер ай күзәтеп йөргән
соцсети, Михаил Захаров

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Бөгелмәдә эшмәкәргә һөҗүм иткәнче, караклар аны бер ай дәвамында күзәткән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының оператив эш буенча полиция җитәкчесе урынбасары Павел Серов сөйләде.

  • Самарадан килгән ике кеше Евгений Деданинга һөҗүм иткән. Алар хуҗаны, аның хатынын һәм дустын бәйләп куйганнар. Ләкин Евгений Деданин котылган һәм коралланган каракларны үтергән. Машинада утырып калган өченче җинаятьче качып котылган. Соңыннан аны полиция хезмәткәрләре кулга алган.

“Алар очраклы гына килмәгән. Монда өченче кеше дә бар. Ул Бөгелмә кешесе, аны кулга алдылар. Нәкъ шуның күрсәтмәләре буенча айга якын эшләгәннәр. Күзәткәннәр, аңа һөҗүм итәргә уңай булган мизгелне сайлаганнар”, - дип сөйләде Павел Серов.

  • Полиция җитәкчесе урынбасары белән интервьюны сылтама аша укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100