ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинны яклап, социаль челтәрләрдә петиция чыкты

17 сентябрь 2018, 09:56 , Фото: соцсети

Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинны яклап, социаль челтәрләрдә петиция чыкты Татарстан Тикшерү комитеты каракларны үтергән эшмәкәргә карата ачылган җинаять эшен гамәлдән чыгару белән риза булмыйча, шикаять бирергә ниятли.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Бөгелмә эшмәкәрен яклап петиция урнаштырганнар.

«Бөгелмәдә яшәүче Евгений Деданин бөтен ил өчен кыюлык һәм осталык үрнәге булды: ул ике бандитка каршы көрәштә үз гаиләсен геройларча яклады», - дип яза мөрәҗәгать авторы. «Гаиләсен коткарган геройны төрмәгә утыртырга юл куймагыз! Евгений Деданиннан кулларыгызны алыгыз!» дип аталган петиция мең ярымга якын имза җыйган инде.

12 сентябрьдә Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинның өенә битлек кигән талаучылар бәреп кергән. Җинаятьчеләр йорт хуҗасын, аның хатынын һәм Деданиннарның гаилә дустын бәйләп салган. Кайсыдыр мизгелдә Деданин һәм аның дусты баудан ычкынган. Җинаятьчеләргә каршылык күрсәткән вакытта эшмәкәр пычак алып, аларның һәркайсына берничә мәртәбә кадаган. Алган җәрәхәтләрдән ир-атлар һәлак булган.

Һөҗүм итүчеләрнең нинди шартларда үлүен билгеләргә ярдәм итәчәк тиешле барлык экспертизаларны үткәрү өчен, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе тикшерү органнары тарафыннан Евгений Деданинга карата җинаять эше кузгатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10