news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат булган

Пандемия вакытында республикада Covid-19 инфекциясеннән 433 кеше үлгән.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1931 һәм 1955 елгы ике хатын-кыз, шулай ук 1951, 1956, 1962 елгы өч ир-ат вафат булган. 

«Үлем сәбәпләре патолог-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, пандемия вакытында республиканың 433 кешесе вафат булган.

«Татар-информ» элек соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100