news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада барлыгы 162,8 мең кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Чаллыда – 11, Казанда – 10, Азнакай, Актаныш, Баулы, Яшел Үзән районнарында – икешәр, Бөгелмә, Нурлат, Спас һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 698 очрагы теркәлгән, 16 786 кеше (шуларның 73е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 162 884 кеше (шуларның 5 703е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 102 260 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100