Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пермь югары уку йортының сигез кеше үтергән укучысы үз гаебен тулысынча таныган
«Ул үз гаебен тулысынча таныды. Бүген тикшерү судтан аны сак астына алу үтенече белән мөрәҗәгать итә», - диде Бастрыкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында атыш оештырган 18 яшьлек Тимур Бекмансуров үз гаебен тулысынча таныган. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Ул үз гаебен тулысынча таныды. Бүген тикшерү судтан аны сак астына алу үтенече белән мөрәҗәгать итә», — диде Бастрыкин.
Тикшерү Бекмансуровка күпләп кеше үтерү турындагы эш буенча гаеп белдергән.
20 сентябрьдә хәрби формада яшь кеше Пермь университеты кампусы территориясенә керә һәм анда булган кешеләргә ут ача. Нәтиҗәдә, 8 кеше һәлак була, 24 кеше яралана.
РФ Президенты Владимир Путин барлык һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн сум күләмендә һәм ату вакытында зыян күргәннәргә 200әр мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата компенсация түләргә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз