news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә янгында дүрт кешенең гомере өзелгән

Янгын сишәмбегә каршы төндә торак йортта килеп чыккан.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсе Новоспасское өлкәсендә янгында 4 кешенең гомере өзелгән. бу хакта төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"13 мартта 22:00 сәгать тирәсендә Совет урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыга. Гадәттән тыш хәл булган урынны тикшергән вакытта дүрт кешенең үле гәүдәсе табыла. Беренчел фаразлар буенча, янгында 67 яшьлек йорт хуҗасы, аның ике улы һәм танышлары үлгән", – диелә хәбәрдә. 

Фаҗига булган урында оператив-тикшерү төркеме эшли, янгынның сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot