news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда газ тарату станциясендәге янгын сүндерелде

Янгынны шартлаудан соң унҗиде сәгатьләп вакыт узгач сүндерә алдылар.

Казанда газ тарату станциясендәге янгын сүндерелде

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казандагы газ тарату станциясендә чыккан янгынны сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр утны 16:08 сәгатьтә, шартлаудан соң унҗиде сәгатьләр вакыт узгач сүндерә алдылар.

Алдарак «Татар-информ» кичә төнлә Казанда газ тарату станциясендә газ тутырылган цистерна шартлавын язган иде. 

Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Икесе дә Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot