news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авариядән соң комада ятучы КВНчы Ильяс Хәсәнов вафат булган

8 ноябрьдә Мәскәү – Уфа автомобиль юлында авариядә Татарстан КВН Лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова шунда ук үлгән.

Авариядән соң комада ятучы КВНчы Ильяс Хәсәнов вафат булган
соцсети

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның М7 трассасында авариягә юлыккан КВНчы Ильяс Хәсәнов хастаханәдә үлгән. Ул авариядә имгәнеп, комада ята иде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ильяс Хәсәновның хезмәттәшләре хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 8 ноябрьдә Мәскәү – Уфа автомобиль юлының 924нче километрында «Фольксваген» автомобиле зур тизлектә үзеннән алда хәрәкәт иткән «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән.  Татарстан КВН Лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова шунда ук үлгән. Чит ил автомобиленең тагын ике пассажиры — Чаллының танылган КВНчылары Ильяс Хәсәнов һәм Руслан Тюпа авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot