news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз вафат булды

Пандемия башланганнан бирле республикада 210 кеше вирус корбаны булган.

Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз вафат булды

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда өч хатын-кыз коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Covid-19 инфекциясе аркасында 1957, 1946 һәм 1936 елларда туган хатын-кызлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Пандемия башланганнан бирле 210 кеше вирус корбаны булган. Соңгы тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясе белән зарарланган 89 кеше ачыкланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100