news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 89 очрагы теркәлгән

Иң күп очрак Казанда ачыкланган.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 89 очрагы теркәлгән

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»).Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 89 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«30 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 59 кеше өйдә дәвалана», — дип билгеләп үтте ведомствоның матбугат хезмәте.

30дан 50 яшьлекләр арасында - 23 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр яшь төркеменә 22 очрак туры килә. Шулай ук 90 яшьтән өлкәнрәк бер татарстанлы авырган.

Иң күп очрак Казанда  — 61 авыру һәм Яшел Үзәндә дүрт кеше ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 14,3 меңнән артык авыру очрагы теркәлгән, 11 мең кеше сәламәтләнгән, шуларның 20се — соңгы тәүлек эчендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100