Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әстерханда вандаллар мәсхәрәләгән Тукай һәйкәле якын арада төзекләндереләчәк
Татарстан Вице-премьеры Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин төнге вандализм акты турында сөйләште.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Әстерханда Тукай һәйкәлен вандаллар мәсхәләргән. Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин якын көннәрдә һәйкәл элеккеге кыяфәтенә кайтарылачак дип ышандырды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин әлеге төнге вакыйга турында фикер алыштылар. Игорь Бабушкин бу хәл уңаеннан борчылуын белдерде һәм полициянең җинаятьчеләрне эзләве турында ассызыклады, диелә бу хәбәрдә.
Кичә Әстерханда Тукай Һәйкәлен зәңгәр төсләргә буяганнар, ә сул җилкәдә вандаллар ак төс белән хәтта свастика да ясап калдырган, дип хәбәр иткән идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз