Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан филармониясе һәм телевидениесе ветераны Салават Итбаев вафат булган
Өч ай элек аның улын - Сибай театры актеры Марс Итбаевны җирләделәр.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстан филармониясе һәм телевидениесе ветераны Салават Итбаев авырудан соң вафат. Мәрхүмне белән хушлашу иртәгә, 12 декабрьдә, була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Салават Итбаев Башкортстанның атказанган артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган режиссер, сценарист, сөйләшү жанры артисты иде. Ул быел 18 июльдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Өч ай элек аның улын — Марс Итбаевны җирләделәр, диелә бу хәбәрдә.
Башкортстанда Сибай театры актеры Марс Итбаев вафат булган, дип язган идек.
Салават Мостафа улы Итбаев БАССРның Зиянчура районы Бикбау авылында туган. Уфа сәнгать институтын, Эстрада тамашалары режиссерларының квалификациясен күтәрү институты каршындагы Югары режиссёр остаханәләрен тәмамлый.
1999 елдан Башкорт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, 1992—99 елларда «Башкортостан» телевидениесе режиссеры. 300 дән артык постановка режиссеры һәм сценарий авторы. Әлеге тамашаларны Татарстан, Төркия, Мәскәү сәхнәләрендә дә күрсәткәннәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз