news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Сибай театры актеры Марс Итбаев вафат булган

Аңа 50 яшь булган.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының әйдәп баручы актеры, Башкортстанның атказанган артисты Марс Итбаев 50 яшендә вафат булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Актерның хезмәттәшләре сүзләренчә, ул коронавирус инфекциясе белән авырган, соңгы көннәрдә үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган булган.

Марс Салават улы Итбаев 1970 елның 21 гыйнварында танылган режиссер Салават Итбаев гаиләсендә туган. Ул Уфа дәүләт сәнгать университетын тәмамлаган. Билгеләү буенча Сибай театрына киткән һәм анда 30 елга якын эшләгән.

Марс Итбаевны Башкортстанның Зианчурин районында җирлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot