news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Водолазлар Казанда Киров дамбасы янында боз астына киткән балыкчының мәетен тапкан

Һәлак булган ир-атны алты метр тирәнлектән алып, полицейскийларга тапшырганнар.

Водолазлар Казанда Киров дамбасы янында боз астына киткән балыкчының мәетен тапкан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Водолазлар бүген иртән Казанда Киров дамбасы янында боз астына киткән балыкчының мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген суга баткан ир-ат мәете 11.40 сәгатьтә ярдан ике йөз метр ераклыкта алты метр тирәнлектә табыла. Мәетне өслеккә күтәреп, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек бүген иртән 112 гадәттән тыш хезмәтләр чакыру бердәм номерына Казансу елгасының Киров дамбасы районында балыкчы батып үлгәнлеге турында хәбәр алынганлыгын җиткергән иде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100