news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров дамбасы янында водолазлар боз астына төшеп киткән балыкчыны эзли

Ярдан 150 метр ераклыкта балыкчының киемнәре табылган урында боз калынлыгы өч сантиметрдан артмый.

Киров дамбасы янында водолазлар боз астына төшеп киткән балыкчыны эзли
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Киров дамбасы янында боз астына киткән балыкчының мәетен эзлиләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Казансу елгасындагы һәйкәл янындагы ярдан 150 метр ераклыкта балыкчы батып үлгәнлеге турында хәбәр килә. Баткан урыныннан ерак түгел ир-атның әйберләре табылган.

Ярга якынрак урында балык тоткан шаһит ерганакка якын килүдән курыккан – балыкчы төшеп киткән урында боз калынлыгы өч сантиметрдан артмый, ә тирәнлеге - алты метр чамасы.

Урынга вакытлыча коткару посты килгән. Балыкчы боз астына киткән ерганак билгеле, хәзер водолазлар мәрхүмнең мәетен эзли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100