Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада янгынны вакытында сүндергән полиция хезмәткәрләре бүләкләнәчәк
Полиция хезмәткәрләре батут үзәгендә икенче катта янгын чыккан вакытта урлау турындагы хәбәр буенча комплекска килгән булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Старт» сәүдә үзәгендә янгынга таралырга ирек бирмәгән полицейскийларны бүләкләячәкләр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә кич полициягә Химиклар проспектындагы сәүдә үзәгендә урлау турында хәбәр килде. Урынга тикшерү-оператив төркем барды. Шул ук вакытта, бу хәлгә ачыклык керткәндә, сәүдә үзәгенең икенче катында төтен, ә аннары янгын чыкты», - дип сөйләделәр полициядә.
Янгын урынына иң беренче булып җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные Михаил Каморин һәм полиция хезмәткәре Ленар Хәбибрахманов килгән. Алар янгын җиңсәләре ярдәмендә ут белән көрәшергә тырышкан.
Тиздән урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткән, алар янгынны тулысынча сүндергән.
Ике полиция хезмәткәре дә «Коткаруда кыюлык күрсәтү» медале белән бүләкләнәчәк.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә Түбән Камада «Старт» сәүдә үзәгендә янгын чыккан. Автоматлаштырылган янгын сигнализациясе һәм янгын турында хәбәр итү системасы үз вакытында эшләгән. Комплекс администрациясе урамга якынча 72 кешене, шулай ук 18 хезмәткәрне чыгарган. Белгечләр янгынның эретеп ябыштыру эшләре барган батут үзәгендә чыгуын ачыклаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз