ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Каманың «Старт» сәүдә үзәгендә эретеп ябыштыру эше вакытында янгын чыккан

11 октябрь 2019, 11:16 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Түбән Каманың «Старт» сәүдә үзәгендә эретеп ябыштыру эше вакытында янгын чыккан Комплексның администрациясе тарафыннан 72 кеше (шуларның 30ы – балалар), шулай ук сәүдә үзәгенең 18 хезмәткәре эвакуацияләнгән.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Старт» сәүдә үзәгендә янгын кулланылмый торган батут үзәгендә эретеп ябыштыру эшләре алып барган вакытта чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Янгын эретеп ябыштыру эшләре алып барган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», - дип белдерделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шулай ук билгеле булганча, быелның мартында сәүдә үзәгендә ТР прокуратурасы инициативасы белән тикшерү үткәрелгән, аның нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуның 22 очрагы ачыкланган. Сәүдә үзәге директорына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән һәм 10 мең сум күләмендә штраф салынган.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспектында урнашкан «Старт» сәүдә үзәгендә янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Комплексның администрациясе тарафыннан 72 кеше (шуларның 30ы – балалар), шулай ук сәүдә үзәгенең 18 хезмәткәре эвакуацияләнгән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны санаулы минутлар эчендә сүндергән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10