news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауда авариягә юлыккан җиңел машина пассажиры хастаханәдә үлгән

Тагын бер зыян күргән кеше 7нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырылган.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). «Авариядә зыян күргән бер кеше Биектау район хастаханәсенә бик авыр хәлдә китерелгән иде, ул реанимация бүлегендә вафат булды», – дип аңлаттылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Тагын бер зыян күргән кеше 7нче шәһәр хастаханәсенә урнаштырылган. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.

Элегрәк «Татар-информ» бүген көндез республиканың Биектау районында Ravon һәм Land Rover машиналары бәрелешкәнен хәбәр иткән иде. Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100