news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектауда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булган

Авария Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында килеп чыккан.

Биектауда юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәлак булган
Полина Шевчук

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген республиканың Биектау районында Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Ravon җиңел машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, Land Rover внедорожнигы белән бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юлның ике ягына төшеп киткән. 

«Авариядә бер кеше һәлак булган. Тагын берсе җәрәхәтләнгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Бу хәлнең шартлары билгеләнә», - дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Шаһитлар сөйләвеннән күренгәнчә, авариядә Ravon машина йөртүчесе һәлак булган, шул ук автомобильнең пассажиры зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot