news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада бер ир-ат этен җәзалаганнан соң җинаять эше кузгатылган

Шарпей хуҗасы этенең аңа һөҗүм иткәнлеген һәм аңа сакланырга туры килгәнлеген аңлаткан.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). «Хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә» маддәсе буенча җинаять эше Түбән Камада ир-ат этен пычак белән яралаганнан соң кузгатыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Эшне тикшерү Түбән Кама прокуратурасы контролендә тора.

Элегрәк агентлык 7 гыйнварда ир-ат үз этенә, ким дигәндә, 6 тапкыр пычак белән чәнчегәнлеген хәбәр иткән иде. Хуҗа этенең аңа һөҗүм итүен һәм шул рәвешле ул качып китәргә тырышуын аңлата.

Әлеге факт буенча полициядә тикшерү оештырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot