Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яшәүче ир-ат өйдәге этенә берничә мәртәбә пычак кадап үтергән
Этнең хуҗасы сүзләренчә, дүрт аяклы дусты аңа һөҗүм иткән һәм ир-атка сакланырга туры килгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада бер ир-ат этенә берничә мәртәбә пычак белән чәнчегән. Ул әлеге гамәлен дүрт аяклы дустының үзенә һөҗүм итүе белән аңлаткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә социаль челтәрләрдә Түбән Камада яшәүче бер ир-атның шарпей токымлы этен чын мәгънәсендә кискәләп бетерүе турында мәгълүмат таралды. Ир-ат үзе исерек булган. Пост авторы сүзләренчә, хуҗа кеше дүрт аяклы дустына ким дигәндә алты тапкыр пычак белән кадаган. Этне хастаханәгә алып килгәннәр, әмма гомерен саклап кала алмаганнар.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәл 7 гыйнварда булган. Этнең хуҗасы полицейскийларга аңлатканча, дүрт аяклы дусты аңа үзе һөҗүм иткән һәм аңа сакланырга туры килгән.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсендә тикшерү үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз