Чистайда мәктәп автобусы яну сәбәпле, йөртүчене тикшерәчәкләр

Автобуста булган балаларга медицина һәм психологик ярдәм таләп ителми.

(Чистай, 9 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зиатдинова). Чистайда мәктәпкә бара торган автобус яну сәбәпле, хәзер йөртүчене тикшерәчәкләр.

«Янгын чыгуның сәбәпләре әлегә аңлашылмый. «ПАЗ» машинасы техосмотр узган һәм балаларны йөртүгә тулысынча әзер иде, тиешле рөхсәт йөртүчедә бар. Хәзер Татарстанның күзәтчелек органнары дәрәҗәсендә тикшерү эшләре алып барыла», — дип хәбәр итте Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Чистай районында мәктәп автобусы салонында булган кешеләр төтен исен сизеп алган. Йөртүче инструкция буенча эш иткән. Ул автобусны туктаткан һәм барлык 16 баланы урамга чыгарган. Шуннан соң гына автобус дөрләп яна башлаган. Машина йөртүче һәм укытучы балигъ булмаган балаларны куркынычсыз урынга илтеп куйган. Аларның гомеренә һәм иминлегенә берни дә янамый. Аларга психологик ярдәм дә таләп ителми.

Районда барлыгы 16 мәктәп автобусы бар, аларның дүртесе — «ПАЗ» маркалы. Аларның берсен быел, калган өчесен киләсе елга алыштырачаклар.