news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда укытучы һәм шофер ут капкан мәктәп автобусыннан балаларны коткарган

Мәктәп автобусының януы турындагы мәгълүматны Чистай прокурорына тикшерергә кушылган.

Татарстанда укытучы һәм шофер ут капкан мәктәп автобусыннан балаларны коткарган

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда укытучы һәм шофер ут капкан мәктәп автобусыннан балаларны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республиканың Чистай районында хәрәкәт вакытында мәктәп автобусы януы турындагы хәбәр бүген 7: 58 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына килгән.

Автобус Кече Талкыш авылыннан Фиков Колок авылына бара торган булган. Янгын вакытында салонда 18 бала булган. Машина йөртүче укытучы белән бергә укучыларны оператив рәвештә урамга чыгарган, ә аннан соң транспортка капкан утны үзләре сүндергән.

Автобус механизмнарының төзек булмавы аркасында янгын чыккан булуы ихтимал.

Шулай ук мәгариф бүлеге тиз арада мәктәп укучыларын йөртү өчен «Фиат» микроавтобусы бирүе дә мәгълүм.

Моннан тыш, Чистай прокурорына мәктәп автобусы белән булган хәл турындагы мәгълүматны тикшерү йөкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100