news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 367 коронавирус корбаны теркәлгән

Республикада коронавирустан тагын өч үлем очрагы расланган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы теркәлгән. 9 мартка республикада ковидтан барлыгы 367 үлем очрагы расланган.

Республиканы оператив штабы мәгълүматлары буенча, 1938 һәм 1980 елларда туган ир-атлар һәм 1945 елда туган хатын-кыз ковид корбаны булган.

Патологоанатомнар вирусны идентификацияләгән.

Бүген Казан Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, пандемия вакытында Татарстан башкаласында коронавирустан көмәнле биш хатын-кыз үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100