2020 елда Казанда көмәнле биш хатын коронавирустан вафат булган

Аларның барысына да ике яклы пневмония диагнозы куелган.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанда биш көмәнле хатын яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.

«Бу шәһәрдә сәламәтлек саклау идарәсенең барлык системасы өчен зур сынау булды. ОРВИ билгеләре күзәтелгән бала көтүче пациентлар белән эшләү системасы яңадан каралды», — дип искәртте спикер.

Жаворонков сүзләренчә, коронавирустан вафат булган биш пациентның барысына да ике яклы пневмония диагнозы куелган.

Казанда көмәнле хатыннарны мониторинглау буенча ресурс үзәге булдырылган, аның хезмәткәрләре көн саен ОРВИ һәм яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларга кураторлык итә.