news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын ике кеше коронавирус корбаны булды

Covid-19 пандемиясе вакытында республикада 293 кеше үлгән.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирус корбаны булды

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын ике кеше үлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1939 һәм 1986 елларда туган ике хатын-кыз вирус корбаны булган.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.

Пандемия башланганнан бирле вирус республикада 293 кешенең гомерен өзгән.


Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда 80 кешенең коронавирус йоктыруын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100