news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 80 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь аралыгында ачыкланган.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 80 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«31 кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (24 кеше) аралыгында ачыкланган. 30 очрак – Казанга, 15е Чаллыга туры килә. Районнар арасында Нурлат (5 кеше) һәм Арча (4) антирейтингның башында тора.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16,8 мең очрагы теркәлгән, 13,3 мең кеше (шуларның 82се – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100