Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илчелек: Индонезиядә һәлакәткә очраган самолетта Россия кешеләре юк
59 кеше утырган пассажир лайнеры Ява диңгезенә төшкән.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Якынча мәгълүматлар буенча, Sriwijaya Air авиакомпаниясенең Ява диңгезе өстендә һәлакәткә очраган самолетында Россия гражданнары булмаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россиянең Индонезиядәге илчелегенә сылтама белән хәбәр итә.
«Лайнерда Россия гражданнарының булу-булмавын ачыклау өчен, Илчелек Индонезиянең Эзләү һәм коткару буенча милли агентлыгына тиз арада рәсми мөрәҗәгать җибәрде. Якынча мәгълүматлар буенча, самолетта ватандашларыбыз булмаган. Белешмәне җентекләп тикшерәбез», — диелә дипломатик илчелекнең Facebook социаль челтәрендә чыккан хәбәрендә.
Джакарта аэропорты диспетчерлары Индонезиянең Sriwijaya Air авиакомпаниясенә караган Boeing 737-524 лайнеры белән элемтәне, самолет һавага күтәрелгәннән соң дүрт минут үткәч, югалткан. Самолет пассажирларны Пантианак шәһәренә (Көнбатыш Калимантан провинциясенең административ үзәге) илтергә тиеш булган.
Соңрак Detik яңалыклар порталы җирле хакимият вәкиленә сылтама белән хәбәр иткәнчә, пассажир самолеты Лаки утравы тирәсендә, Джакарта шәһәре янында Ява диңгезенә төшә. Хәзерге вакытта эзләү операциясе үткәрелә.
«Синьхуа» агентлыгы мәгълүматлары буенча, лайнерда 59 кеше булган.
Бүген Индонезиянең Sriwijaya Air авиакомпаниясенең Boeing 737-500 пассажир самолеты һәлакәткә очрады, дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз