Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Индонезиядә Boeing самолеты һәлакәткә очрады
Пассажир самолеты бортында дистәләрчә кеше булган.
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Индонезиянең Sriwijaya Air авиакомпаниясенең Boeing 737-500 пассажир самолеты һәлакәткә очрады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Flightradar24 порталы Джакартадан Понтианакка таба оча торган самолет белән элемтә югалуы турында язды. Самолет җирдән күтәрелеп киткәч, дүрт минуттан соң биеклеген югалта.
Якынча белешмә буенча, бортта илледән артык кеше була.
Sriwijaya Air flight #SJ182 lost more than 10.000 feet of altitude in less than one minute, about 4 minutes after departure from Jakarta.https://t.co/fNZqlIR2dz pic.twitter.com/MAVfbj73YN
— Flightradar24 (@flightradar24) January 9, 2021
Россиянең Джакарта шәһәрендәге пресс-атташесы Денис Тетюшин белешмәсе буенча, һәлакәткә очраган самолетта Россия кешеләре турында мәгълүмат юк.
Синьхуа агентлыгы самолет калдыклары һәм мәетләре табылуы турында хәбәр итте.
ТАСС агентлыгы белешмәсе буенча, самолет Джакарта шәһәре тирәсендә суга төшкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз