news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Манзарас авылында зиратны мәсхәрәләгән кешенең кем икәнен ачыклаганнар

Ул психиатрда исәптә торган Кукмара кешесе булып чыккан.

Кукмара районы Манзарас авылында зиратны мәсхәрәләгән кешенең кем икәнен ачыклаганнар

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Кукмара районы Манзарас авылында чардуганнарга зыян салган кешенең кем икәнен ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина хәбәр итте.

«Ул психиатрда исәптә торган 1971 елгы Кукмара кешесе булып чыкты», — диде Равия Кәримуллина. Ул кеше күптән түгел генә психиатрик клиникада дәваланып кайткан булган. Кирәкле чаралар күреләчәк, диде район башлыгы урынбасары.

Кичә Манзарас авылында зират чистартырга килгән кешеләр берничә кабердә чардуганнарның аударылганын, берничәсенең урыныннан күчерелгәнен күргәнен хәбәр иткән идек. Кешеләр шунда ук полициягә хәбәр иткән.

Район башлыгы урынбасары әйтүенчә, инде кичкә зиратта тәртип урнаштырганнар. «Бу зиратта Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов җирләнгән. 9 май алдыннан аның каберенә зыян салган булса, безгә аеруча күңелсез булыр иде. Бәхеткә аның каберенә тимәгәннәр», — диде Равия Кәримуллина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100