news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы Манзарас авылы зиратында вандаллар чардуганнарны аударган

Манзарас зиратында Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов та җирләнгән.

Кукмара районы Манзарас авылы зиратында вандаллар чардуганнарны аударган
"Татар-информ"

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Кукмара районы Манзарас авылы зиратында вандаллар чардуганнарны аударган. Бу хакта «Татар-информ» журналистына авыл кешеләре хәбәр итте.

Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина «Татар-информ»га бу хәлнең төгәл кайчан булганлыгы билгесез икәнен әйтте. «Зиратта кешеләр бер атна элек, бер мәрхүмне җирләгәндә булган. Шуннан соң булмаганнар. Бу хәлне бүген иртә белән зират чистартырга килгән кешеләр күреп хәбәр итте. Әмма без бу хәл кичә булгандыр дип уйлыйбыз», — диде ул.

Равия Кәримуллина әйтүенчә, бу хәл турында полициягә хәбәр иткәннәр. Тикшерү эшләре бара, диде ул. Әлегә вандалларның кемнәр икәне билгеле түгел.

Башлык урынбасары әйтүенчә, зиратка зур зыян килмәгән, берничә чардуганны күчереп куйганнар һәм аударганнар. Кабер ташлары урынында диде ул.

Зиратта Советлар Союзы герое Сабир Әхтәмов та җирләнгән. Аның каберенә һәм чардуганнарына зыян килмәгән.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100