news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Гыйбатдиновны бүген Чувашиянең Урмай авылында җирлиләр

Фәрит Гыйбатдинов 24 июньдә үпкә авыруы белән Чабаксар хастаханәсенә эләгүе хакында хәбәр иткән иде.

Фәрит Гыйбатдиновны бүген Чувашиянең Урмай авылында җирлиләр
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов бүген Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы зиратында җирләнәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге хәбәр итте.

«Фәрит Гыйбатдиновның җәсәден хастаханәдән алып кайткач, йорты янында куеп торалар да, зиратка алып китәләр. Бүген җирләнә», — диде матбугат үзәге хезмәткәре Булат Ибраһимов.

Фәрит Гыйбатдинов 24 июньдә үпкә авыруы белән Чабаксар хастаханәсенә эләгүе хакында хәбәр иткән иде. Аңа инфаркт булганлыгы да билгеле.

Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, “Урмай зәлидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры.

Фәрит Гыйбатдинов 1959 елның 1 ноябрендә Чуашстанның Комсомол районына караган Урмай авылында туган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100