news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт кеше үлгән

Вафат булучыларның өчесе хатын-кыз, берсе – ир-ат.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт кеше үлгән
Владимир Васильев

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 1931, 1942, 1955 елда туган өч хатын-кыз һәм 1946 елда туган ир-ат вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», диелә бу хәбәрдә.

Бүгенге көнгә республикада коронавирустан барлыгы 364 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә 50 кеше коронавирус йоктырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100