news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда танылган балалар хирургы вафат булган

Минхәбир Шәйдуллин күп еллар 2 нче номерлы күп профильле балалар хастаханәсенең хирургия бүлеген җитәкли, автокаланың баш балалар хирургы була.

Чаллыда танылган балалар хирургы вафат булган
"ТАНАР" клиникасы

(Чаллы, 6 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстанның атказанган табибы, уролог, балалар хирургы Минхәбир Шәйдуллин 78 яшендә вафат булды.

Минхәбир Шәйдуллин 49 ел медицина өлкәсендә эшләде. Ул Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, күп еллар дәвамында 2 нче номерлы күп профильле балалар хастаханәсенең хирургия бүлеген җитәкләде, шәһәрнең баш балалар хирургы булды. Соңгы сигез елда ул «ТАНАР» гаилә клиникасында уролог һәм балалар хирургы булып эшләде.

Хезмәттәшләре әйтүенчә, Минхәбир Сөнгатович тормышта да, эштә дә үзенә һәм пациентларга карата намуслы булган.

Моңа кадәр «Татар-информ» «КАМАЗ» ның профсоюз оешмасы рәисе Александр Васильвның кинәт вафат булуын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot