news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиңел машина һәм почта фургонының бәрелешүе видеога эләккән

Кадрларда чит ил машинасы һәм фургонның капма-каршы килеп бәрелешкәне күренә.

Җиңел машина һәм почта фургонының бәрелешүе видеога эләккән
шаһитлар

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казан янында җиңел машина һәм почта йөк машинасының бәрелешү мизгеле видеога эләккән, ул Казанның социаль челтәрдәге пабликаларында пәйда булды.

Авария кичә иртән республиканың Лаеш районындагы Сокуры авылы янында Мишә аша салынган күпердә булган.

Кадрларда почта йөк машинасының үз полосасы буенча хәрәкәт итүе күренә, ә борылыштан аңа каршы тормозга да басмыйча диярлек чит ил машинасы килә. Бу авариянең сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Элегрәк «Татар-информ» Самара өлкәсе номерлары булган «Шевроле»ның «Россия Почтасы»ның «Форд» фургоны белән бәрелешүе турында хәбәр иткән иде.

Авариядә өч кеше зыян күрде. Чит ил машинасын йөртүчесе, аның улы, шулай ук йөк машинасын йөртүчесе. Алар барысы да Казанда Республика клиник хастаханәсендә ята. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100