news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы медицина көллияте директоры урынбасарына өй аресты билгеләделәр

Закирова абитуриентның уку йортына керүе өчен әти-әнисеннән ришвәт алуда катнашуын кире кага.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы медицина көллияте директоры урынбасары Гөлнара Закирова да өй арестына озатылды.

Чаллы суды тикшерүнең Гөлнара Закированы кулга алу турындагы үтенечен кире кагып, аңа 30 августка кадәр өй аресты билгеләде.

Закирова абитуриентны уку йортына кертү өчен әти-әнисеннән ришвәт алуда катнашуын кире кага. Ул үзен сак астына алмауны үтенә, аерылышканнан соң ялгызы гына балигъ булмаган кызын тәрбияләвен, ә олы улы югары уку йортында укуын һәм аның ярдәменә мохтаҗ булуын әйтә.

Элегрәк «Татар-информ» Чаллы медицина көллияте директоры Светлана Вахитова һәм аның кызы Гөлнара Закирова вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнә, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100