news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы суды медицина көллияте директорына өй аресты билгеләде

Светлана Вахитова вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнә.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы суды шәһәрнең медицина көллияте директоры Светлана Вахитовага 30 августка кадәр өй аресты билгеләде.

Светлана Вахитова вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнә. Әлегә ике очрак билгеле, ул студентлар ашханәсе хуҗасыннан акча һәм көллияткә укырга керү өчен абитуриентлардан ришвәт алган.

Тикшерүчеләр хатын-кызны кулга алу турында мөрәҗәгать итте. Әмма суд яшен һәм сәламәтлеген исәпкә алып, Светлана Вахитовага өй аресты билгеләде.

Алдарак «Татар-информ» тикшерү комитетының Чаллы медицина көллияте директорын ришвәтчелектә гаепләп кулга алуны таләп итүен язган иде. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot