news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы тикшерү комитеты медицина көллияте директорын кулга алуны таләп итә

Ул вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнә.

(Чаллы, 6 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллы судында медицина көллияте директоры Светлана Вахитова һәм аның урынбасары Гөлнара Закировага карата чик кую чарасын билгеләячәкләр. Алар вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерүчеләр эш фигурантларын сак астына алу үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, уку йорты җитәкчесенә кагылышлы эшне хокук сакчылары яз айларында ук тикшерә башлаган.

«Вахитованың билгеле бер даими түләү өчен көллияттә урнашкан ашханәне „үз канаты астына алуы“ турында оператив мәгълүмат килде. Әлеге факт расланды. Шулай ук уку йортына керү өчен документлар тапшырган абитуриентның әти-әнисеннән ришвәт алу очрагы ачыкланды. Барлыгы 165 мең сум акча турында сүз бара», — дип искәртте хокук саклау органнарындагы чыганак.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Светлана Вахитованың ришвәт турындагы эш буенча җинаятьчел схемасында аның кызы, шулай ук көллиятнең өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары Гөлнара Закирова (ул арадашчы ролен башкарган) катнашкан.

Светлана Вахитова үз гаебен танымый, Гөлнара Закирова өлешчә таныган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100