news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Самарадан килгәндә юл һәлакәтенә тарыган ата белән ул авыр хәлдә

Ике ир-атка да операция ясалган, хәзер алар Республика клиник хастаханәсе реанимациясе бүлегендә, өченче зыян күрүче травматология бүлегенә озатылган.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Татарстанда Самарадан килгәндә юл һәлакәтенә тарыган ата белән ул авыр хәлдә. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Элегрәк шаһитларга сылтама белән агентлык иртән иртүк — бишенче яртыларда — Лаеш районындагы Сокуры авылы янында Мишә елгасы аша салынган күпердә Самара номерлары булган «Шевроле» һәм «Форд» почта йөк машинасы бәрелешкәнен хәбәр иткән иде.

Ике машина йөртүчене һәм пассажирны җәрәхәтләр белән Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«Җиңел машинада барган 48 яшьлек әти кеше һәм аның 23 яшьлек улын авария урыныннан хастаханәгә китерүгә операция ясаганнар. Хәзерге вакытта икесе дә реанимациядә авыр хәлдә » — дип хәбәр иттеләр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Йөк машинасын йөртүчене Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегенә озаталар, аның хәлен табиблар уртача авырлыкта дип бәяли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100