Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чыганак: «Александр Суворов» теплоходында Covid-19 белән авыручылар күбрәк булган
1 августта Түбән Новгородта экипаж әгъзалары арасында коронавирус ачыклану сәбәпле, теплоход тоткарланды, туристларны ярга чыгардылар.
(Казан, 5 август, «Татар-информ», Елена Сәлахова). «Александр Суворов» теплоходы хезмәткәрләреннән суднода Covid-19 белән авыручыларның төгәл санын яшергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының суднодагы вазгыять белән таныш булган үз чыганагы хәбәр итте.
Аның сөйләвенчә, 1 августта теплоходта коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, судноның 15 хезмәткәре обсерваторга китерелгән. Хәзер алар Дзержинск шәһәрендә «Витязь» тернәкләнү үзәгендә. Агентлык әңгәмәдәше теплоходтагы вазгыять турында вакытында судно хезмәткәрләренә хәбәр итмәүләренә канәгатьсезлек белдерә.
«Безгә нәрсә, ничек икәнлеген әйтмәделәр дә. Авыруларның төгәл санын яшерделәр. Алар арасында бармен, җыештыручы һәм башкалар да булган. Әмма алар эшләүләрен дәвам иткән!» — диде агентлык әңгәмәдәше.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Александр Суворов» теплоходында Covid-19 инфекциясе таралу сәбәпле, Татарстаннан килгән 7 туристны ярга чыгарганнар.
1 августта Түбән Новгородта экипаж әгъзалары арасында коронавиурс ачыклану сәбәпле, теплоход тоткарланды. Экипажның ике әгъзасын хастаханәгә салдылар, тагын биш кеше изоляциядә. «ВодоходЪ» компаниясе яллары өзелгән туристлардан гафу үтенде һәм компенсация түләргә вәгъдә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз