news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Александр Суворов» теплоходында Татарстаннан җиде кеше булган

Түбән Новгородта су транспортында яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуы теркәлгән.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Александр Суворов» теплоходында коронавирус инфекциясе таралуы ачыкланган, су транспортында Татарстаннан җиде кеше булган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Пассажирлар арасында Татарстан Республикасында яшәүчеләр дә бар. Бүген теплоходта пассажирлар юк. Анда экипаж әгъзалары тикшеренү уза. Экипаж да, теплоход та безнеке түгел», - дип искәртте спикер.

Авдонина әйтүенчә, теплоходта Татарстаннан җиде кеше булган, аларның барысы да – ял итүчеләр. Хәзер сәяхәтчеләр Татарстанга кайткан, алар яшәү урыны буенча медицина күзәтүе уза.

Шунысын да искәртик: 1 августта берничә экипаж әгъзасында коронавирус табылу сәбәпле, Түбән Новгородта «Александр Суворов» теплоходы тоткарланган. Барлык ял итүчеләрне дә автобусларда өйләренә озатканнар. Ике экипаж әгъзасын хастаханәгә китергәннәр. Тагын биш кеше – изоляциядә.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле «Александр Суворов» теплоходында сәяхәтләре өзелгән Татарстан туристларына компенсация түләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100