news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат булган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 198гә җитте.

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат вафат булган

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус инфекциясе корбаны булды. Республикада вирус аркасында үлүчеләрнең гомуми саны 198гә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вафат булучылар — өч хатын-кыз (1935, 1946 һәм 1948 елларда туган), шулай ук 1943 елда туган ир-ат.

«Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә.


Элегрәк «Татар-информ» республикада узган тәүлек эчендә 87 кеше коронавирус йоктыруын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100