news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 87 кешедә Covid-19 инфекциясе ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавируслы инфекция диагнозы 13 633 тапкыр куелган.

Татарстанда узган тәүлектә 87 кешедә Covid-19 инфекциясе ачыкланган

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ» ). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән 87 кеше зарарланган. Барлык пациентлар да чирне элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«46 кеше хастаханәгә салынган, 41 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Авыручыларның күбесе 30дан 50гә һәм 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр арасында булуы ачыкланган. Һәр төркемдә 22 шәр кешегә әлеге диагноз куелган. 70тән 80 яшькә кадәрге кешеләр арасында 16 авыру очрагы теркәлгән.

Казанда 49 очрак теркәлгән. Авыру йоктыруның 17 очрагы Яшел Үзән районына, бишесе Чаллыга туры килә. Бер көн эчендә Covid-19 диагнозы куелган яңа пациентлар Татарстанның 13 муниципаль берәмлегендә ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 13 633 тапкыр куелган. Алар арасында 10 798 кеше савыккан, шул исәптән 21 кеше — узган тәүлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100