Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бер кызны бәрдереп үтергән автобус йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган
Шофер икенче автобусны узарга чыккан, шуның аркасында җәяүлеләргә юл бирмәгән.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда бер кызны бәрдереп үтергән автобус йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Шофер икенче автобусны узарга чыккан, шуның аркасында җәяүлеләргә юл бирмәгән. Бүген автобус йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылды.
Моннан тыш, видеокамера язмасында, һәлак булган җәяүледән тыш, кызыл курткалы тагын бер кызның юл аша чыгып баруы күренә. Полиция хезмәткәрләре аның 5-333-847, 5-333-859 яки 5-333-865 телефоннары буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итүен сорый.
Шунысын да искәртик: Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә кызыл куртка кигән кызны, шулай ук әлеге аварияне күргән бүтән кешеләрне эзлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз